3 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Балтач районында малайлар өчен мөселман пансионатында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кысаларында Бөрбаш авылында малайлар өчен мөселман пансионатында булды. Республика Рәисен Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов озата йөрделәр.
-
Җәмгыять
Ел буе саклыйлар
Татарстан урманчылары Яңа ел бәйрәменә ике мең чыршы әзерләп куйган. «Сатып алам дигән кешегә барысын да әзерләдек. Чыршысы да, нараты, да ылыслы ботаклар да булачак. Ә рөхсәтсез киселгән чыршы кыйммәткә төшәргә мөмкин», – диде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистлар белән очрашуда. 15 декабрьдә республикада «Ель» операциясе башлана.
-
Яңалыклар
Мәскәүдә АКШның Украина буенча тынычлык планы инкарь ителү-ителмәүгә ачыклык керткәннәр
Америка делегациясе белән очрашу йомгагын Россия Президентының АКШ тәкъдим иткән тынычлык планын кире кагу буларак бәяләү дөрес түгел. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдергән. Бу хакта «РБК» яза.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Балтач районында яңа йортны файдалануга тапшыруда катнашты
Бүген Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең Каенлык урамындагы 2а номерлы 12 фатирлы йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда танылган балалар хирургы 48 яшендә вафат булган
Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге танылган хирургы Лариса Сираева 48 яшендә вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” медицина оешмасының матбугат хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Балтач районында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кысаларында Кариле авылында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды.
-
Яңалыклар
Табиб-диетолог кайбер ризыкларның буыннарга файдасы турындагы мифларны кире какты
Яңа ел якынлашу белән, Россиядә яшәүчеләр еш кына дерелдәвек (холодец) һәм мармелад рецептларын эзлиләр, чөнки бу ризыкларның буыннарны ныгытуына ышаналар. Диетолог Наталья Павлюк «Радио 1»га биргән интервьюсында: аларның махсус «мгаҗизалы тәэсире» юк, бу бары тик аксым һәм аминокислоталар чыганагы булып тора, дип аңлаткан.
-
Җәмгыять
Тузанның бөртеге дә юк
Татарстан Дәүләт архивындагы документлар белән танышу өчен 9,5 мең кеше электрон рәвештә теркәлгән. Барысын да үз күзләре белән күреп, тарих төпкеленә чумып, уку залында утырырга теләүчеләр аннан да күбрәк, аларның саны гел үзгәреп тора. Тик шунысы бар: онлайн эшләү өчен акча түләргә кирәк. Ә уку залында бушлай танышырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Балага бер көтү эт һөҗүм иткәннән соң хайваннар приюты директорын тоткарлаганнар
Татарстанда сукбай хайваннарны аулауга җаваплы приют хуҗасын һәм хезмәткәрен тоткарлаганнар. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Бүген Казанда нәфис гимнастика буенча «Россия Кубогы» башлана
2025 елның 3-7 декабрендә Казанда нәфис гимнастика буенча елның төп илкүләм турнирларыннан берсе – «Россия Кубогы» уза, анда спорт мастерлары программасы буенча илнең иң яхшы гимнасткалары ачыкланачак.
-
Яңалыклар
Белгеч ипотека ставкасын 5 процентка калдырырга тәкъдим иткән
Россиядә торакка бүгенге бәяләрдән чыгып фикер йөрткәндә, ипотека ставкасы 5-8 процент тәшкил итәргә тиеш. Икътисадчы Михаил Беляев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикер әйткән.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджерынннан файдаланучыларга Дәүләт хезмәтләре порталыннан хәбәрләр киләчәк
МАХ мессенджерыннан файдаланучылар Дәүләт хезмәтләре порталыннан мөһим хәбәрләр алу мөмкинлегенә ия булачак. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында шулай дип белдергәннәр.
-
Яңалыклар
Вейпларны тулысынча тыярга җыенулары билгеле булды
Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары Россиядә вейпларны һәм никотинлы сыекчаның барлык төрләрен тулысынча тыюга юнәлдерелгән закон проектын парламентның түбәнге палатасына карап тикшерүгә керткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
-
Яңалыклар
2026 елда картлык буенча кемнәрнең социаль пенсиягә чыга алачагын әйттеләр
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә чыга алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар йомгаклау иншасы яза
Бүген, 3 декабрьдә, бөтен Россия буенча 679 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән Татарстанда 16,5 меңнән артык укучы, йомгаклау иншасын (бәян итү) яза. Әлеге биремне уңышлы үтәү урта гомуми белем бирү программалары буенча ГИАга кертүнең мәҗбүри шарты булып тора.